Яшел Үзән шәһәрендә WKF каратэ буенча республика ярышлары узды. 400 дән артык спортчы катнашты. Спортчылар Татарстан Республикасының Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан тәкъдим ителде. Районыбыз данын Буа районында каратэ оештыручы Хәсәнов Ринат Рифкать улы җитәкчелегендәге "Ак Барс клубы" тәкъдим итте. 14-15 яшьлекләр категориясендә 1 урынны М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Хәсәнов Азамат алды. Шул ук категориядә 5 нче мәктәптән Степанов Роман һәм Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Азат Садретдинов 3 нче урынны яуладылар. 14-15 яшьлек кызлар арасында 3 нче урынны Күл Черкен төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гайфуллина Гөлсем яулады. 12-13 яшьлекләр арасында 3 урынны Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Хәсәнҗанов Самир яулады. Шул ук категориядә кызлар арасында 3 урынны Күл Черкен төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гайфуллина Хәдиджа алды. 10-11 яшьлекләр категориясендә 1 урынны Р. Сәгъдиев мәктәбеннән Хәсәнҗанова Зарина яулады. Шул ук категориядә Күл Черкен төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Кәлимуллина Зифа 2 урында. Малайлар арасында 8-9 яшьлекләр категориясендә 2 нче мәктәптән Галимҗанов Альберт 3 нче урынны алды. Кызлар арасында 1 нче урынны Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Гыйбадуллина Әминә лаек булды.
Ак Барс клубы спортчыларын һәм тренеры Хәсәнов Ринат Рифкать улын бик яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт җиңүләре телибез!