15 февраль көнне район китапханәләрендә Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас елы һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы ачылды.
Халык сәнгате кеше җәмгыяте тормышында мөһим роль уйный, чөнки рухи кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә. Үзәк китапханәдә үткәрелгән «Халык мәдәниятенең чишмә башы» дигән чарада китапханәче Халикова Л.З., рус теле укытучысы Кәримова А. Ф. һәм Буа ветеринария техникумының 1 курс студентлары катнашты. Алып баручы Чинахова Л. халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас турында сөйләде. Балалар татар, рус һәм Россиянең башка халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары турында презентация белән таныштылар. «Рус һәм татар халык традицияләре» темасына презентация белән шулай ук студентлар Ванямова А.һәм Хайбуллова Л. чыгыш ясады.
Китапханәче Закирова Р. туган якны өйрәнү залында җирле шагыйрьләргә һәм язучыларга, борынгы китапларга, борынгы өй җиһазлары предметларына багышланган күргәзмәләргә күзәтү үткәрде.