Район Советының актлар залында күпфатирлы йорт өлкәннәре белән чираттагы очрашу булды. Көн тәртибендә-узган очрашулар белән бәйле мәсьәләләр иде.
Район башлыгы Ранис Камартдинов йортлар буенча җаваплылар белән эшләнгән эшләр турында фикер алышты.
Гадәттәгечә, әлеге очрашулар безнең шәһәр халкына күпфатирлы йортлардагы мәсьәләләрне оператив хәл итәргә ярдәм итә. Бу-территорияләрне төзекләндерү, чүп-чардан, кардан чистарту һ.б. мәсьәләләр.