Россия Федерациясе субъектларының 8 командасы катнашты: Мәскәү - Олимп, Рязань, Воронеж, Екатеринбург, Мәскәү - Новокосино 1, Мәскәү - Новокосино 2, Марий - Эл Республикасы һәм Буа ( Татарстан) . Командалар 3 партиядән торган әйләнеш системасы буенча уйнадылар, бары тик бүген генә Бөтенроссия турнирында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. 3 урын өчен уенда Буа шәһәре командасы Мәскәү - Олимп " командасын 2:1 исәбе белән отты һәм бронза призеры булды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Воронеж шәһәре
2 урын-Екатеринбург шәһәре
3 урын-Буа шәһәре ( Татарстан)
4 урын-Мәскәү шәһәре-Олимп.
Турнирларның иң яхшы уенчылары ачыкланды, безнең командада яшь волейболчы Халиков Тимур, 2011/2012 елгы яшүсмерләр командасы капитаны команда тренеры : Ибраһимов Руслан ( @ibragimovv96).
Командалар кубоклар, медальләр, волейбол туплары, "Зенит - Казан" волейбол клубының профессиональ уенчыларының исемле автографлары белән бүләкләнде.
Яшь спорт талантларына киләчәктә дә уңышлар һәм казанышлар ! Судьялар бригадасы составында-Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе вәкилләре, шулай ук 2005/2006 елгы егетләр җыелма командасының гамәлдәге уенчылары булды.