Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов предприятие, оешма, хезмәт җитәкчеләре белән очрашты. Көн тәртибендә - быелгы үзара салым мәсьәләләре буенча фикер алышу. Бурычлар: халыкка программа мөмкинлекләрен җиткерү һәм гомуми мәсьәләләрне хәл итүгә игътибар җәлеп итү, активлыкка өндәү.
Буа халкы үзара салым квитанцияләрен алды. Халыкның акча җәлеп итү практикасы 2017 елдан бирле гамәлдә булуга карамастан, кайберәүләр бу акчаларны нәрсәгә юнәлдерүләрен белмиләр. Әйдәгез, бергәләп искә төшерик.
Бу нигә кирәк? Үзара салым гомуми ихтыяҗларга өстәмә акча җыярга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта халыктан җыелган һәр сум өчен Татарстан хөкүмәте тагын дүртәр сум бүлеп бирә. Хөкүмәт тарафыннан бүлеп бирелгән һәм халыктан җыелган барлык акчалар максатчан санала - бары тик алдан билгеләнгән һәм халык тарафыннан хупланган эшләргә генә җибәрелә.
Агымдагы елда үзара салым акчалары шәһәрдә тротуарлар төзүгә, балалар мәйданчыклары урнаштыруга юнәлдереләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җыелган акчалар шәһәрнең аерым микрорайоннарын төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Бер урамда яшәүчеләр җыйган акчалар яңа тротуар яисә әлеге урам мәйданчыгы төзелешенә тотылачак. (Җәен узган халык белән очрашулар барышында бурычлар турында фикер алышу булды.)
Гражданнарның үзара салым акчалары җирле инициативаларга ярдәм күрсәтү һәм финанслау коралы булып тора. Акчаны максатчан файдаланмаган өчен җаваплылык каралган.
Гражданнарның үзара салым акчаларын уртак финанслау программасы буенча авыл торак пунктларында 2021 елда 13,4 км юл ремонтланган. Буа районында тротуарлар төзү эшләре башланган. Шулай итеп, Космовский, Ефремов урамында яңа киң тротуар пәйда булды. Агымдагы елда халык ярдәме белән эш дәвам итәчәк. Башкарылган эшләр күләме дә безнең халыкның активлыгына турыдан-туры бәйле.