Буа муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында «Буа муниципаль районында Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучыларга торак бәясенең 35% күләмендә федераль финанслашу шартларында бушлай дәүләт субсидиясен тапшыру тантанасы булды.
Яшьләр 2013 елда ук өйләнешкәннәр һәм бу вакыт эчендә яшь гаилә Буа районының Түбән Наратбаш авылында әти-әнисе белән яши. Гаилә үсә, аның белән бергә ихтыяҗ да арта, беренче чиратта - үз торагын булдыруга. Дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге турында социаль челтәрләрдән белгәннәр һәм 2020 елда программада катнашу өчен гариза биргәннәр.
Руфис һәм Ләйсән Фәсгүтдинова тантаналы төстә бүләкләүгә тулы составта килделәр. Әти-әнисе белән бергә уллары Нияз, Рияз һәм кечкенә Камилла да шатлык-куанычларын уртаклашты.
Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов зур тату гаилә башлыгы Руфис Хафиз улына сертификат тапшырды.
«Мондый программалар һәм мөмкинлекләр өчен зур рәхмәт. Дәүләттән ярдәм алу, һичшиксез, тормышта яңа этап башларга мөмкинлек бирәчәк. Бу-яшь гаиләләр өчен зур булышу, ул безгә үз торагыбызны сатып алырга, димәк, иртәгәсе көнгә ышаныч тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Без бу акчаларны үз йортыбызны сатып алу өчен тотарга планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте Руфис Хафизович.
«Торакны Буа районында эзләячәкбез, туган яктан китәргә җыенмыйбыз», - дип тә өстәде Ләйсән Мөдәрис кызы.
Ленар Рафикович шулай ук сертификатны алу - яңа тормышка бер адым, тулы күңелле мәшәкатьләр һәм бәхетле мизгелләр, дип билгеләп үтте һәм гаиләгә шатлык, сәламәтлек, озын гомер һәм тиздән үз торакларын сатып алу шатлыгын тоюларын теләде.