25 февральдә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов чакыруы буенча Юлиана Гордон килә.

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

25 февральдә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов чакыруы буенча "Интернет - сәүдә" укыту модулен уздыру өчен "IWENGO" бизнес-мәктәбенә нигез салучы Юлиана Гордон килә. Бу иң текә спикер! Шулай ук аның белән бизнес-мәктәпкә нигез салучы Илья Бурмистров һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе - Габделганиев Фәрит Солтан улы үзе  киләчәк . Чара Мәдәни үсеш үзәгендә (Космовский ур., 91) узачак. Теркәлү мәҗбүри. Сез 3-29-93 яки 8-9172-730-884 телефоны буенча шалтырата аласыз. Кирәкле мәгълүматлар: Ф.И.О. тулысынча, ИНН, телефон номеры. Укыту бушлай булачак. Теркәлүчеләргә килү мәҗбүри. Чөнки күрше Идел алды зонасыннан (Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле) эшмәкәрләрне чакырырга кирәк. Димәк, урыннар чикләнгән (пандемия белән бәйле рәвештә, 300 кеше урынына, бары 150 кешене генә чакыра алабыз,шул исәпкә башка районнар да керә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International