Казан районара табигать саклау прокуратурасының күчмә кабул итү бүлмәсенең эш планы нигезендә, бүген, 18 февральдә, Буа районында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча Казан районара табигать саклау прокуроры ярдәмчесе Л.А. Исмәгыйлева халыкны кабул итәчәк.
Гражданнарны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе бинасында кабул итәчәкләр: Буа ш., Роза Люксембург ур., 159 й.
Кабул итүгә алдан 8 (84374) 3-34-46, 3-11-02, прокуратура (843) 590-66-36 яисә район хакимияте телефоны буенча язылырга мөмкин.