Буалылар онлайн-мошенникларга үз акчаларын «бүләк итә» һәм үзләренә кредитлар рәсмиләштерүне дәвам итәләр!

2022 елның 18 феврале, җомга

Әйтик, мошенник Буа шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек ханымның счетларына кереп, аның исеменә 43 000 сумлык кредит рәсмиләштергән.

2022 елның 19 гыйнварында зыян күрүчегә билгесез номердан шалтыраталар. Мошенник "Саклык банкы" ның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган һәм  аның банк картасыннан акча урларга маташулары хакында кисәткән. Безнең шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз, массакүләм мәгълүмат чараларында даими искәртелүгә карамастан, «Сбербанк»та үзенең  акчалары булмаса да, 45 000 сумлык лимитлы «Тинькофф-банк»ның кредит картасы барлыкны хәбәр иткән. «Куркынычсызлык» максатларында дип,  җинаятьче «Тинькофф-банк» картасы номерын һәм картада күрсәтелгән кодны елефон аша әйтергә ышандыра. Корбан аферист тәгъдимнәре буенча барлык гамәлләрне дә тыңлап үтәгән. Тиздән аңа «Тинькофф-банк» кредит картасыннан барлык акчалар алынуы турында хәбәр килә. 2022 елның февраль башында аңа телефон аша кредитны түләү өчен айлык бурыч кертү кирәклеге турында хәбәр килә, шуннан соң гына зыян күрүче полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге искәртә: - мошенниклык гамәлләре турында хәбәрләр бик күп, әмма, даими искәртелүгә карамастан, кешеләр акча күчерүләрен дәвам итә.

Аферистлар корбаны булмаска ярдәм итәчәк кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез:

- таныш булмаган затлардан исәп-хисап белән проблемалар турында хәбәр алганда, һичшиксез, Банкның рәсми номерына шалтыратып, кирәкле мәгълүматны ачыклагыз. Банк беркайчан да шул рәвешле мәгълүматны сорамый;

- шалтырату инструкцияләре буенча бернинди операцияләр дә узмагыз. Барлык операцияләрне яклау өчен банк хезмәткәре үзе ясый;

- шиле сөйләшүне тәмамлагыз. Банк яки интернет-банк хезмәткәре беркайчан да кодны сорамый. Карта буенча шикле активлык артса карта блоклана. Ә картаны блоктан бары тик банкка килеп кенә чыгарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International