Бүген Буа районы крестьян-фермер хуҗалыклары күрсәткечләре буенча 2021 елга йомгак ясадылар.
Бүген мәдәни үсеш үзәгендә Буа районы крестьян-фермер хуҗалыклары буенча 2021 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы 2022 елга бурычлар билгеләделәр.
Крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде. КФХда 2021 елның җитештерү күрсәткечләре турындагы нотык белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов чыгыш ясады.
Буа районында 100гә якын крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә, алар тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләренең 38% ы игелә. Быел, һава торышы катлаулы булуга карамастан, хуҗалыклар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Очрашу барышында туфракның уңдырышлылыгын саклау мәсьәләләре, әче туфракка игътибар бирү кирәклеге турында фикер алыштылар. Бу җирләр аерым игътибарга, аерым алганда, известьлауга мохтаҗ.
Ранис Камартдинов туфракның торышын күзәтеп торырга, җир ихтыяҗларын исәпкә алып ашламалар кертергә кирәклегенә игътибар итте.
"Аларны уйламыйча кертеп булмый. Басуларга анализ ясагыз, туфрак составын өйрәнегез, уңдырышлылыкны торгызу буенча белгечләрнең киңәшләрен алырсыз һәм аларның рекомендацияләренә иярегез. Башка басу нәтиҗәләре белән чагыштырыгыз. Шулай гына без җирләребезне уңдырышлап, нәтиҗәгә өметләнәбез", - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Ранис Камартдинов.
Киңәшмә барышында КФХ җитәкчеләренә техника белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү, шулай ук яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү кирәклеге турында да искәрттеләр.
Киңәшмә эшендә Россельхознадзор җитәкчесе ярдәмчесе Айрат Таҗетдинов, «Татарский» ФДБУнең ОПСХ бүлеге башлыгы Константин Владимиров катнашты. КФХга грант ярдәме турында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фәнил Җамалетдинов сөйләде. Буа районы фермерлар ассоциациясе башлыгы Рамил Дәүләтшин КФХлар ассоциациясенең эш нәтиҗәләре һәм планнары белән таныштырды.
Район башлыгы мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрергә һәм оптималь карарлар эзләү өчен уртак проблемалар буенча фикер алышырга кирәклеген билгеләп үтте.