16 февральдә Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече шәһәрнең Яшьләр паркында скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес үткәрде. Скандинавия таяклары белән йөрү сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә, тормышны озайта. Теләге булган кешеләрне безнең төркемгә чакыралар. Дәресләр шәһәрнең Яшьләр паркында чәршәмбе көнне 15.00 сәгатьтә үткәрелә.