Кар быел кыш күп яуды, шәһәрдә «Кар десанты» өлкәннәргә булыша.

2022 елның 19 феврале, шимбә

 

   Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Инга Шәрипова даими рәвештә «Кар десанты» акциясен оештыра. Бу юлы акциягә Буа ветеринария техникумы укучылары – ФОРПОСТ яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары җәлеп ителде. Акциянең максаты-яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылу, җәмгыятьтә өлкәннәргә карата бердәмлек һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Балалар, көрәкләр белән коралланып, ишегалдында һәм йорт янында җыелган карны намус белән җыештырдылар. Өлкән кешеләр балаларга ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Мондый чаралар буыннар арасында элемтәләрне ныгыту, өлкәннәрнең тормыш активлыгын саклап калу, яшьләрнең коммуникатив күнекмәләрен үстерү һәм командада эшли белү өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International