Мәдәни үсеш үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Буа ир-егетләрен Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов котлады.
Сәхнәдән рус, татар, чуаш телләрендә җырлар яңгырады, буалыларны Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле котлады.