Буада II район милли мәдәниятләр фестивале узды

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Буа шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Халыкара туган тел көненә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган "Дуслык хороводы" II район милли мәдәниятләр фестивале булып узды.

Фестивальнең төп юнәлеше-милли халык традицияләрен торгызу һәм аларга ярдәм итү, үзара аңлашу һәм толерантлык атмосферасын формалаштыру.

Фестивальдә 6 яшьтән 80 яшькә кадәрге 200 дән артык катнашучы 5 номинация буенча катнашты: вокал-соло, вокаль ансамбльләр, йола фольклоры, хореография, инструменталь башкару.

Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде, ә иң яхшылары Лауреат дипломнары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International