Буада Татарстан Республикасы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча XI Республика темпо-турнирының икенче этабы узды. Икенче, зона этабында республиканың Буа, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш районнары командалары катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча гомумкомандаларда
1 урынны Буа районы пенсионерлары командасы яулады,
2 урын-Тәтеш районы командасы,
3 урында - Апас районы командасы.
Зона этапларында җиңүче командалар 2022 елның 1 мартында Казан шәһәрендә узачак финал ярышларында очрашачак.