Буа халкы театрның соңгы премьералары белән танышу мөмкинлеге алды.
Бәйрәм кичәсе театрга Буада һөнәри театр сәнгатенең 20 еллыгы уңаеннан бүләк булды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы-Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, татар театры режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев иде.
Кунакларны, театр артистларын район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде, ул тамашаны тормыш иптәше белән карады. Шулай ук @teatrbua җитәкчесе Раил Садриев, театр коллективы, шулай ук Фәрит Бикчәнтәев Буа муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Буа сәхнәсендә беренче татар драматургы Г.Ильясиның беренче татар драмасы буенча «Бичара кыз» дигән тамаша куелды.
«Театр & Музыка. Яхин» - спектакль-концерт, анда бөек татар композиторы Рөстәм Яхин музыкасына театрның иң яхшы җырчылары башкаруында җырлар һәм романслар яңгырады.
Ф.Бикчәнтәев интерпретациясендә Кәрим Тинчуринның легендар «Сүнгән йолдызлар» спектакльдән өзек куелды.