Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдиновның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бүген без күпмилләтле илебез сагында торучыларны, аны тышкы һәм эчке янаулардан саклаучыларны хөрмәтлибез, геройларны искә алабыз, әти-бабаларыбызны искә алабыз, яшь буын вәкилләрен Ватанга хезмәт итәргә өндибез.

Ватанны саклаучылар көне-ул төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә торган бәйрәм.

Безнең тарих Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең бик күп мисалларын белә, әмма аларның иң тарихка кереп калганы Бөек Ватан сугышы. Җиңүгә без бик зур бәягә ирештек, 10 меңнән артык буалы фронтка китте, шуларның 3089ы гына (өч мең сиксән тугызы) кире әйләнеп кайтты, күбесе яу кырында ятып калды, 146 кеше хәбәрсез югалган дип санала. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы, әфганчыларның кыюлыгы, Ватаныбыз өчен көрәшергә әзер солдатларның һәм офицерларның ныклыгы белән горурланабыз.

Бу истәлекле көндә барлык ветераннарга да зур рәхмәтемне җиткерәм. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар, үз халкыгыз һәм үз Ватаныгызны яклап көрәшкәнегез өчен. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Безнең бабаларыбыз салган гореф-гадәтләрне бүген заманча Россия армиясенең рядовой һәм офицерлары лаеклы дәвам итә. Бүгенге көндә Буа районы буенча алар 395 кеше.

Үз сәләтләренә һәм антларына тугры офицерлар безнең армиянең ышанычлы терәге булып торалар. Шәхси составны укыту да, патриотизм рухында тәрбияләү дә аларның һөнәри осталыгына һәм тәҗрибәсенә бәйле. Без илебез киләчәгенә чын күңелдән ышанабыз.

Улларын яхшы тәрбияләгән, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торган барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларның ата-аналарына рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез.

Буада яшьләрне хәрби бурычны үтәүгә, шулай ук хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Буа шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә «ЮнАрмия» хәрби-патриотик хәрәкәте, гражданлык активлыгын һәм патриотизмны формалаштыруга ярдәм итүче балалар хәрәкәтенең актив юнәлеше эшли. Районда яшь армиячеләрнең гомуми саны 659 кеше тәшкил итә, бу укучыларның гомуми санының 14% ы. Балигъ булмаганнарны Ватанга хезмәт итүгә әзерләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, менә инде ун елдан артык Буа шәһәренең 3 мәктәп базасында кадет сыйныфлары эшли. Аерым алганда, 5нче гимназия базасында-полиция сыйныфлары, академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптә – МЧС сыйныфлары һәм беренче мәктәп базасында кадет сыйныфлары бар.

Без бергә теләсә нинди каршылыкларны җиңәрбез, билгеләнгән планнарны тормышка ашырырбыз һәм районыбыз һәм республиканың чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез дип ышанам!

Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, киләчәктә уңышлар телим!

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International