Роспотребнадзор тере чәчәкләр сайлау кагыйдәләре турында искә төшерә. Тере чәчәкләр-һәр бәйрәмнең алыштыргысыз атрибуты. Гөлләмә озаграк саклансын өчен һәр чәчәкнең сафлыгын һәм дөрес саклау шартларын исәпкә алу мөһим.
Чәчәкнең сабагына игътибар бирегез, ул коры булырга тиеш түгел. Ә роза чәчәген сайлаганда “күлмәгенә” ( төрмә таҗларына) игътибар бирегез. Алар чәчәкне сафрак, яңарак тотарга ярдәм итә.
Бөре ачылу да мөһим күрсәткеч. Ярым ачыкларны сайларга кирәк. Тулысынча ачылган бөре матур була, әмма азрак торачак.
Бөредә нинди дә булса ясалма бизәнү әйберләре булмау да чәчәкнең яңалыгы күрсәткече булып тора. Сатучылар күбрәк иске чәчәкләрне төрлечә бизәп куялар.
Гөлләмәне ничек сакларга?
Иң яхшы ысул- чәчәкләрне озакка сусыз калдырмаска, сатып алуга сулы вазага утыртыгыз. Әгәр букет салкын һава торышында сатып алына икән, өйгә чәчәкләрне кертергә ашыкмагыз – аларны тамбурда берничә минутка калдырыгыз, анда бераз салкынрак. Шулай ук юлда алып кайтканда гөлләмәне яхшылап төрегез, аңа җил яки явым-төшем кагылырга тиеш түгел.
Чәчәкләрне вазага утыртканчы сабакларын эшкәртегез. Сатучы сатып алганда сабакларын үзе кисә, эмма өйгә алып кайткач бу процедураны тагын кабатласагыз яхшы. Шул рәвешле сабак аша су яхшы киләчәк һәм чәчәкләр озаграк торачак. Астагы яфракларын да өзегез, чөнки су астында калсалар алар эчереп бактерияләр таратачак.
Һәр чәчәкнең үз “куршесе” була. Бер вазага нәркисләрне һәм лилия чәчәкләрен, канәфер һәм роза, ландыш һәм тюльпаннарны куярга ярамый. Ә менә бер туя ботагы һәр төр чәчәкне озак яшәтәчәк.