Нур таратучы кешегә 90 яшь

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген гаилә башлыгы Залалов Гали Абзалдин улының зур юбилее. Аңа 90 яшь тулды. Районыбызның үткәне һәм киләчәге турында фикер алышу,  күрешү, аралашу өчен яхшы сәбәп. Гали Абзалдин улы-районны "дөньяга" чыгаручыларның берсе. Ул озак еллар социаль тәэминат объектларында электрлаштыру, электр монтажлау өлкәсендә эшләде.

Сезнең энергиягез,  һәр мәсьәләгә үз  карашыгыз, инициативагыз районда бүген гадәти яңалыкларны кертергә мөмкинлек бирде. Сез, яшь вакытыгызда, әмма ул чакта ук инде  тәҗрибәле электростанция инженеры,  Буа халкын электр гирляндалары белән бизәгән беренче Яңа ел чыршысы белән сөендердегез. 50 нче еллар ахырында бу, чыннан да, бик мөһим яңалык булды.

Лаеклы ялда булганда да Сез район һәм шәһәрнең рухи тормышы өлкәсенә актив кушылдыгыз һәм Буадагы беренче мәчетнең беренче Имам-хатыйбы дигән мактаулы исем йөрттегез.

Хөрмәтле Гали Абзалдин улы! Сезнең гаилә-ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр, үзара ярдәмләшү һәм тугрылык, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклаучылар үрнәге.

Сезне юбилеегыз һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Нәкъ менә Сезнең кебек кешеләр безгә күп яктан үрнәк булып тора. Сезгә һәм  Хава Шакир кызына сәламәтлек һәм  якыннары янәшәсендә бәхетле картлык телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International