Бүген Буаны «Ерак йолдыз яктысы» нурландырачак.

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Буада татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча «Ерак йолдыз яктысы» спектакленең премьерасы була. «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе артистлары шәһәр мәдәни үсеш үзәге сәхнәсенә 18.00 сәгатьтә чыга.

Спектакльнең премьерасы узган ел ахырында «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә булды. Аның режиссеры-Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артистытатарстанлыларга Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының элеккеге баш режиссеры буларак билгеле Рәшит Заһидуллин.
Спектакль тамашачыларда зур уңыш казанды: аның даны Татарстан башкаласыннан читкә дә таралды.

Хәзер театр труппасы республика районнарына да чыгачак, Татарстан халкына бу жанрга хас барлык үзенчәлекләр: метафориклык, шагыйрьлек һәм сөйләү пафосы күрсәтеләчәк.

"Без бөек шагыйребезнең тормыш юлын күрсәтәчәкбез, аның аша репрессия чорында татар халкы һәм илебез тарихы ачылачак. Яшь буынның тарихи дөреслекне белүе мөһим",-дип сөйләде «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе һәм фестиваль хәрәкәте башкарма директоры Наталья Смирнова.

 
28 февральдә спектакль шулай ук Мамадыш районында яшәүчеләргә дә тәкъдим ителәчәк. Март аенда Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарында күрсәтәчәкләр.

Спектакльне «Пушкин картасы» буенча да карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International