Буаның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннары Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Балаларга һәм яшьләргә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү дәүләтнең өстенлекле бурычы булып тора. Нәкъ менә киләчәк буыннарга Ватаныбызның иминлеге сагында торырга туры киләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада асызыклады. Тантана С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Әлеге чарада буалылар да катнашты. Бәйрәмгә сугыш хәрәкәтләре ветераннары Сергей Сысоев, Фәнис Җаббаров һәм Илгизәр Атнагулов барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International