Исегезгә төшерәбез, планлаштыру һәм финанслау чыганакларын эзләү буенча эш бер ел гына алып барылмады, һәм агымдагы елда, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән, ниһаять, эшләр старт алды. Балалар бакчасы 25 урынга исәпләнгән, аны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла. Төзелеш план буенча бара.
Авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында булдылар, анда шулай ук ремонт эшләре бара. Берничә кабинетта, коридорларда идәннәр, диварлар, түшәмнәр яңартыла.