"Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында "Демография" милли проекты һәм озак сроклы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районындагы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе" программасы буенча өйдә дәрес үткәргәннәр.
Чираттагы индивидуаль дәрестә белгечләр социаль хезмәт алучының туганнарын тернәкләндерүнең техник чаралары яңалыклары белән, аерым алганда, төймәләрне каптыру җайланмалары белән таныштырдылар. Аннары белгечләр авыручыларны дөрес карау принциплары турында сөйләделәр.
Мондый дәресләр психологик яктан тәрбияләнүчеләргә ярдәм итә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, шулай ук курста катнашучылар өй шартларында дөрес карау турында күп яңалыклар беләләр.