Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече өйдә социаль хезмәт алучылар белән «Күңелләр яшь булса!" проектын тормышка ашыру кысаларында шәхси дәвалау-профилактика дәресләре үткәрүне дәвам итә. Бу дәресләр велотренажер ярдәме белән сәламәтлекне ныгытуга багышланган иде.
Һәр дәреснең башында белгеч, дәресләр нәтиҗәлерәк һәм куркынычсыз булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйли. Спорт инвентареннән файдалану кагыйдәләре турында мәгълүмат бирә, шулай ук велотренажерда дәрес алдыннан күнегүләр үткәрү кирәклеге турында аңлата. Аннары белгеч үз карамагындагы кеше белән бергә организмны булачак дәрескә җайлаштыручы күнегүләр комплексын башкара. Үткәрелгән әзерлек чараларыннан соң велотренажерда дәрескә керешәләр.
Чараны оештыручы фикеренчә, мондый дәресләрдән соң социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның гомуми хәле яхшыра, нерв киеренкелеге кими, активлык һәм кәеф арта.