Өч яклы Территориаль килешүгә үзгәрешләр кертелде

2022 елның 26 феврале, шимбә

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты, «Мәгариф идарәсе» МКУ һәм Бөтенроссия Белем бирү профсоюзының Буа территориаль оешмасы арасындагы өч яклы Территориаль килешүгә 2021-2023 елларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. 

Килешүгә Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа муниципаль районының «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Наталья Македонская һәм Бөтенроссия Белем бирү профсоюзының Буа территориаль оешмасы рәисе Илһамия Сабирҗанова кул куйдылар.

Килешүдә профсоюз әгъзалары өчен өстәмә ташламалар барлыкка килде:

-коронавирустан вакцинация ясаганда хезмәткәрләргә 2 көн бирелә;

-пенсиягә профсоюз бонус каралган ;

-инвалидларга ел саен 30 календарь көннән дә ким булмаган ял бирелә; 

-эш бирүчеләр белем бирү оешмасының барлык эш урыннарында һөнәри рисклар белән идарә итү буенча системалы чаралар үткәрүне тәэмин итәләр. 

Район мәгариф учреждениеләренең күмәк шартнамәләренә дә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеләчәк.

Иң яхшы социаль партнерлар ТР Профсоюзлар федерациясе, республика комитеты, территориаль профсоюз оешмасының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International