Мәдәният министры Ирада Әюпова Буада узган театрларны үстерү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл"дә катнашты

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген, 2022 елның 28 февралендә, Буа шәһәрендә һөнәри театр сәнгатен торгызуга 20 ел тулды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Буа дәүләт драма театры ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә, театр җитәкчеләре катнашында «Татарстан театрларының тактик һәм стратегик үсеше» темасына түгәрәк өстәл уздыра. Модераторлар-Раил Садриев һәм Нияз Игъламов.
Түгәрәк өстәл темалары: 
1) үзәкләштерелгән бухгалтерия булдыруның перспективасы һәм хәтәрлекләре; 
2) репертуар сәясәте һәм драматургиядә яңа исемнәр ачу; 
3) гастрольләр һәм фестиваль эшчәнлеген оптимальләштерү; 
4) «Пушкин картасы»н куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча ведомствоара комиссия төзү турында (Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International