Ранис Камартдинов Буаның сәнгать мәктәбендә һәм үзәк хастаханәсендә ремонт эшләренең барышы белән танышты

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, элеккеге «АБВГДейка» балалар бакчасы бинасы тулысынча яңартыла. Бүлмәләр балалар сәнгать мәктәбе өчен яңадан җиһазландырылачак. Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов, традицион эш сәфәре кысаларында, ремонт эшләренең барышы белән шәхсән танышты. Объектта эчке эшләр дәвам итә. Идән  яңартыла, балчык эшләнмәләре әвәләү өчен бүлмәсе, шулай ук душ һәм бәдрәфләр җиһазландырыла. Район башлыгы ихтыяҗларны җентекләп өйрәнергә һәм якын арада дизайнер карарлары проектларын әзерләргә кушты. Шул ук вакытта барлык кирәкле коммуникацияләр балалар өчен дә, укытучылар өчен дә уңайлы булырга тиеш.

Аннары район башлыгы Ташкичү гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда агымдагы елда түбәне алмаштыруга керештеләр. Объектны ремонтлауга 12 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, бу акчаларга түбәне, җылыту системасын, канализацияне, тәрәзәләрне алыштыру планлаштырыла.

Шулай ук Буа үзәк район хастаханәсендә дә булдылар. Баш табиб Рөстәм Сәмәрханов, эшләр стационарларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында дәвам итә, дип сөйләде. Биредә бала тудыру бүлеген төзекләндерергә, тернәкләндерү бүлегенең биналарын, УЗИ һәм амбулатор онкология ярдәме үзәген урнаштырырга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International