«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге, инвалид һәм аз хәрәкәтле гражданнарның ял вакытын оештыру һәм иҗат потенциалын гамәлгә ашыру эше дәвам итә. Уен терапиясе - өлкәннәр белән эшләүдә иң популяр юнәлешләрнең берсе. Социаль хезмәтләр алучыларда шашка, домино һәм лото кебек өстәл уеннары зур кызыксыну уята.
Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Шәрипова И.Р. өйдә шашка уеннары оештырды һәм домино уйнады. Өлкән яшьтәге гражданнар, уңай хис-кичерешләр алып, мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерәләр.
Чараны оештыручы фикеренчә, уен терапиясе кәефне яхшырта, баш мие эшен активлаштырырга ярдәм итә һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның психологик халәтенә бик уңай йогынты ясый.