Бу хакта Татарстан Росреестры хәбәр итә
2022 елның 1 мартыннан өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре буенча аз катлы торак комплекслары чикләрендә индивидуаль торак йортларны дәүләт теркәвенә алу тәртибен билгели торган Федераль законның төп нигезләмәләре үз көченә керде. Шулай итеп, проектлы финанслау механизмын куллану мөмкинлеге индивидуаль торак йортлар (ИЖС) төзелешенә дә кагыла.
Үзгәрешләр шулай ук өлешле төзелеш объектын һәм гомуми мөлкәтне төзүче тарафыннан тапшыру тәртибен, җир кишәрлегенә хокукны дәүләт теркәвенә алу үзенчәлекләрен һәм анда урнашкан индивидуаль торак төзелеше объектын җайга сала.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатканча, хәзер коттедж бистәләре төзүчеләренә өлешләп төзү турындагы закон нормалары кулланылачак. Димәк, алар төзелешне эскроу-счет механизмын кулланып алып барырга мөмкин.
«Безнең фикеребезчә, әлеге яңалыкларны үз шәхси йортында яшәргә теләгән гражданнар һичшиксез бәяләячәк. Бүгенге көнгә кадәр өлешле төзелеш өлкәсе күпфатирлы йортларга гына кагыла иде. Шулай ук бу Татарстанда аз катлы комплекслы төзелешне тагын да үстерү өчен өстәмә стимул булачак», - дип саный Лилия Борһанова.