8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Светлана Шакирова мастер-класс үткәрде.

2022 елның 4 марты, җомга

Светлана Шакирова «Әниемә чәчәк» дигән бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер –класс үткәрде. Чараның максаты: якын кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрне ачу.

Психолог балаларга бу бәйрәмнең әнисенә карата мәхәббәт, хөрмәт, рәхмәт белдерү һәм үз куллары белән ясаган бүләкне бүләк итү өчен тагын бер сәбәп булуын сөйләде. Аннан соң балалар төсле кәгазьдән открыткалар ясый башладылар. Балалар аңа осталык һәм сабырлык кына түгел, талант, фантазия һәм, әлбәттә инде, туган кешегә булган мәхәббәтне дә керткәннәр.

Мондый чаралар социаль хезмәт алучыларда сәнгать-иҗади караш, игътибар, кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә, уңай эмоциональ кәеф тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International