Ветеринария техникумында "Кар десанты" Бөтенроссия патриотик акциясе чарасы узды

2022 елның 4 марты, җомга

Буа ветеринария техникумы студент отрядлары штабы базасында "Батыр" отрядының "Кар десанты" Бөтенроссия патриотик акциясен ябу булды.

Әлеге фестивальдә Татарстан Республикасының "Кар десанты" һәм "Игелекле эшләр десанты"отрядлары катнашты. Нәкъ менә шул көнне составында 5 кеше булган студент отрядлары ветераныннан торган  яңа "Өлкән батыр" отряды оештырылды.

Барлык отрядлар да сукырлар җәмгыяте территориясендә, тыл хезмәтчәннәренең һәм Буа шәһәренең ялгыз яшәүчеләренең шәхси хуҗалыкларында кар чистартуга җәлеп ителде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтов отрядларны сәламләде һәм район халкына күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

"Кар десанты" акциясенең тантаналы ябылышы техникумның актлар залында узды, анда барлык отрядлар кыйммәтле призлар һәм Рәхмәт хатлары алдылар. Чара ахырында Кар десанты гимнын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International