Хатын-кызларга нәрсә кирәк? Әлбәттә, игътибар! Ә аңа кушып яхшы тәэсирләр, чәчәкләр, бүләкләр, хис-тойгылар... Боларның барысын да бүген район Советы һәм Башкарма комитеты ир-атлары коллективның хатын-кызларына бүләк иттеләр.
Буа-аланның матур аланында яз һәм наз бәйрәме узды. Спорт бәйгеләре, команда ярышлары, лазертаг берәүне дә битараф калдырмады. Беренче карашка, ир-атлар уены хатын-кызларга да бик ошады, һәм нәтиҗә буларак, нәкъ менә алар уенда иң яхшылары булдылар.
Район мәдәният хезмәткәрләре башкаруында матур җырлар, тәмле ашлар, күп кенә котлау сүзләре ахырда һәркемгә чәчәкләр!
Район башлыгы Ранис Камартдиновка һәм барлык ир-атларга чын хисләр, энергия, яхшы кәеф һәм гомумән бәйрәм өчен рәхмәт белдерәбез!