Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов православие дине вәкилләрен Бөек пост башлануы белән котлады.

2022 елның 7 марты, дүшәмбе

"Сезне чын күңелдән Бөек пост башлану белән котлыйм!

Һәрберегез тормышында бәрәкәт, өйләрдә тынычлык һәм иминлек булсын , Бөек пост дәвамында сезнең физик көчегез, рухыгыз һәм ышанычыгыз ныгысын!

Чын күңелдән бәхет, тынычлык телим!"

 

Быел Бөек Пост 7 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда дин тотучыларга ит  һәм сөт ризыклары, йомырка, терлек мае, күмәч һәм камыр ризыклары ашарга ярамый һәм алкоголь куллану тыела.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International