Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр,әбиләр, хатыннар, апалар, сеңелләр!
Хатын-кыз – яшәеш һәм Ватан символы, гасырлар буе гаилә-дәүләт нигезләрен саклаучы. Кайгыртучан куллар һәм ягымлы караш, туган йорт яме, гаиләләрдәге татулык, ачык йөрәк һәм күңел юмартлыгы – боларның барысы да бары Сезгә бәйле. Һәм, әлбәттә, һәр хатын – кыз үзенчәлекле: ул җылы, наз, матурлык һәм мәрхәмәтлелек белән иң катлаулы киртәләрне уза, дөньябызны яхшырак, матуррак итә.
Бүген хатын-кызлар районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәләр. Алар мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә, төзелештә, мәдәният, финанс, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, социаль тәэмин итү өлкәләрендә, социаль учреждениеләрдә хезмәт куялар, балалар үстерәләр, картлар турында кайгырталар, йорт учагы утын сакларга өлгереп, мөһим иҗтимагый эш башкаралар.
Барлык әниләргә, бигрәк тә күп балалы, тәрбиягә бала алган хатын-кызларга, олы йөрәкле, игелекле, кешелекле, ярдәмчел булулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Гүзәл затларның тышкы нәфислеге артында зур көч яшеренә. Яныгызда хатыныгыз, әниләрегез, апаларыгыз, әбиләрегез булса, тормыштагы барлык авырлыкларны җиңә алырсыз. Сезнең кайгыртучанлык һәм мәхәббәт безне – ир-атларны, тагын да көчлерәк итә, яхшы эшләргә, кыю гамәлләргә һәм туган ягыбыз һәм республикабыз файдасына нәтиҗәле хезмәткә рухландыра.
Бу гүзәл бәйрәм алдыннан барлык ир-атлар исеменнән Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, оптимизм һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Өйләрегездә тынычлык һәм татулык булсын. Ә киләсе яз күп шатлык, күңелле вакыйгалар алып килсен. Бәхетле булыгыз!
Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!