Буаның Яшьләр паркында Май чабу бәйрәме узды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Халык өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде, шулай ук кунаклар коймак белән сыйланды.

"Ел саен Масленицага гаиләбез, балалар белән киләбез. Бу бәйрәмне бик яратабыз, якты һәм күңелле, чөнки ул яз килүен символлаштыра. Салкын җилле көнгә карамастан, уңай һәм кояшлы кәеф белән кайтабыз бәйрәмнән", - дип уртаклашты Шәрәфетдиновлар гаиләсе.

Сәхнәдән буалыларны һәм кунакларны район мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International