"Без әнкәйнең биш шатлыгы идек". Бу җыр сүзләрен балалары туган көнендә Маһирә апага җырладылар. Буада яшәүче Маһирә Низам кызы Сайрановага 95 яшь тулды. Балалары, якыннары җыелган табын артында аны олы юбилее белән тәбрикләргә Буа муниципаль районы җитәкчелеге дә килде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов, социаль яклау идарәсе белгечләре Россия Президенты котлавын, район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Юбиляр ул көнне якыннарын түгәрәк табын артына җыйды. Тормыш юлында төрле авырлыклар очраса да, ул бүген дә күңел һәм йөз матурлыгын җуймаган. Аның бүгенгесе игътибар һәм кайгыртучанлык белән сугарылган.
"Кем белән генә эшләмәде, нинди генә авыр мизгелләр кичермәде. Гомер буе безнең таянычыбыз, гаилә җаныбыз булды", - дип билгеләп үтә балалары.
Маһирә апа балалары өчен, ә балалары әниләрен котлап, шатланып туя алмады.