Буа район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар коллективы бәйрәм кәефе өчен район башлыгы Ранис Камартдиновка зур рәхмәт белдерә!
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне. Күпчелек халык өчен бу бәйрәм ял көне. Әмма сәламәтлек саклау хезмәткәрләре иртә таңнан эштә. Табиблар, шәфкать туташлары, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бу көнне хезмәттә үткәрәчәкләр.
Район башлыгы хатын-кызлар коллективына көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде. Аның исеменнән 8 Март белән табиб һәм шәфкать туташларын, хастаханә хезмәткәрләрен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханбиков котлады. Бәйрәм табынына Ранис Рафисович исеменнән тортлар алып килделәр.