Ранис Камартдинов капиталь ремонт объектларында ремонт эшләре барышы белән танышты

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Чираттагы эшлекле сәфәр кысаларында район башлыгы Ранис Камартдинов объектларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы белән танышты. Аерым алганда, «Арктика» кунакханәсендә булды, анда түбәне алыштыру эше дәвам итә. Алга таба– фасадны яңарту һәм тәрәзәләрне алыштыру планлаштырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан спорт объектларын ремонтлау программасы буенча 20 млн. сум бүлеп биреләчәк. Бина эче планы да үзгәрәчәк. Ремонт эшләрен киләсе елга да дәвам итү каралган.

Шулай ук Буа медицина училищесының тулай торагы бинасын карадылар. 2022 елда  биредә күп нәрсә үзгәрәчәк. Хәзерге вакытта барлык 5 катта да яңа тәрәзәләр кую тәмамланып килә, электр чыбыгы алмаштырыла, тигезләү һәм буяу өчен диварларны әзерләү дәвам итә. Эшләрне тулысынча август аена тәмамлау планлаштырыла.

Шәһәр халкы өчен мөһим булган тагын бер проект тормышка ашу процессында-Буа шәһәрендә Карлы елгасының сул як кушылдыгын чистарту һәм тирәнәйтү. Бүгенге көндә күбесе башкарылган эшләрне бәяләде инде. Шәһәр территориясе буйлап уза торган Безымянка елгасының шактый өлешен агачлардан арындырдылар. Алга таба төзекләндерү барышында территорияне яшелләндерү дә планлаштырыла. Шулай итеп, күп еллар буена якын-тирә территорияләрдә яшәүчеләрне борчый торган кар һәм җир асты сулары мәсьәләсен хәл итеп булачак.

Шундый ук эшләр Бикмураз авылында да үткәрелә. Кар сулары даими рәвештә якын-тирә басуларга төшә иде. Хәзерге вакытта биредә агачлардан чистарту эшләре дәвам итә. Ә алга таба су төбен тирәнәйтү эшләре башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International