Буада яшәүче 1 292 790 сумнан колак каккан.

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 9 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенә язма гариза белән гражданка К. мөрәҗәгать итте, анда ул 2021 елның сентябрендә интернет челтәрендә "Кето диета" биологик актив өстәмәләрне сату турында белдерүне очраклы рәвештә табуын аңлатты, челтәрдә ул тулы мәгълүматларын күрсәтеп анкетаны тутырган. Сатып алуны башкарганнан соң мөрәҗәгать итүчегә товар фатирына кадәр курьер тарафыннан китерелә. Быелның гыйнвар ахырында гражданка К.га билгесез абонент номеры аша ир-ат шалтырата. Ул үзен биологик актив өстәмәләр сатып алган компаниянең юристы дип таныштыра.  Ир өстәмәләрдә зарарлы матдәләр булуын аңлата һәм хәзер сатып алучылар белән судка гариза бирү өчен, матди зыянны кайтару өчен шалтыратуын әйтә. Шул ук вакытта бернинди түләүләрне кире кайтару  турында сүз бармый,  ир-ат бары тик гражданнарның мәнфәгатьләрен судта яклаячагы турында гына хәбәр итә. Алга таба, 2022 елның 11 февралендә гражданкага билгесез номердан шалтыраталар, ир-ат үзен суд эше буенча куратор дип таныштыра, гражданнар исеменнән эшне суд утырышы откан һәм югарыда күрсәтелгән компания 138 200 сум күләмендә компенсация түләргә тиеш, дип аңлата, әмма моның өчен медицина иминләштерүе һәм суд чыгымнары өчен 64 000 сум акча җибәрергә кирәк булган, гражданка К.  алга таба шулай эшләгән дә. Аннан соң хатын-кызга росгосздравнадзор хезмәткәрләре булуларын әйткән билгесез номерлардан берничә тапкыр шалтыратулар килә башлый. Ялган хезмәткәрләр сүзләренчә, гражданнарга барлык түләүләрдән соң, росгосздравнадзор исәбендә 3 800 000 сум калган, алар гражданка К.га түләргә тиеш булган, ләкин аңа иске схема буенча 1 200 000 сум күләмендә страховкага түләргә кирәк булган, гражданка К. шулай эшләгән дә.

Билгесез затларның мошенник гамәлләре нәтиҗәсендә, Буа шәһәрендә яшәүче хатын-кызга 1 292 790 сум күләмендә зыян китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International