Бүген Буа районы эшкуарларының бер төркеме Электрон сәүдә үзәге оешмасында укулар узды. Асылда, бу үзебезнең эшкуарлар өчен уникаль корал, ул маркетплейсларда түләүсез уку һәм теркәлү уздырып кына калмый, бизнеска товарларны алга этәрүдә ярдәм итә, интернет-мәйданчыклар аша әйләнеш үсеше өчен шартлар тудыра.
Эшмәкәрләргә маркетплейсларда эшләү турында җентекләп сөйләделәр. Укуларда катнашучылар продукцияне алга этәрү буенча килеп туган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук спикерлар белән турыдан-туры аралаштылар, алар арасында Электрон сәүдә үзәге башкарма директоры Инесса Яруллина да бар иде.
Укуның тагын бер мөһим өстенлеге-чын "шефлык" ярдәме. Һәр эшмәкәрнең үз менеджеры барлыкка киләчәк, ул маркетплейсларда теркәлү өчен нинди документлар кирәклеген һәм алга таба ничек эшләргә кирәклеген сөйләячәк.