Буада медицина советы узды, ул Буа үзәк хастаханәсенең 2021 елгЫ эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

2022 елның 11 марты, җомга

Буа үзәк район хастаханәсенең эш нәтиҗәләре турында район баш табибы Рөстәм Самерханов  чыгыш ясады.

Төп демографик күрсәткечләр 2021 елда.

2021 елда 317 бала туган, бу узган елгы күрсәткечтән 60 ка кимрәк.

Халыкның табигый кимүе дәвам итә. Буа районында үлүчеләр саны буенча 45 тән 36 урынга менде.

Беренче урынында кан әйләнеше системасы авырулары (үлемнең барлык сәбәпләре арасында 36.8%), икенче урында - Covid-19 (15,1%).

Үзәк район хастаханәсендә 86 табиб эшли, алар арасында 27 се - пенсия яшендәге табиблар. Шул ук вакытта 2021 елда эшкә 1 педиатр-участок табибы, табиб-онколог һәм невролог кабул ителгән. 361 урта медицина хезмәткәре эшли.

2021 елда хастаханәне капиталь ремонтлау эше дәвам итте. Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы буенча төп корпуста ремонт үткәрелде, агымдагы елда акушерлык корпусында ремонт дәвам итә.

Матди-техник базаның яңартылуын да әйтеп үтми булмый. «Милли проект»ны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Буа хастаханәсе базасында магнит-резонанс томографы барлыкка килде. Шулай ук рентген компьютер томографиясенең өстәмә кабинетын җиһазлауга ирешкәннәр.

2022 елга төп бурыч-үлем санын киметү.

 «Шул ук вакытта конкрет күрсәткечләрне һәм әлеге күрсәткечләргә ирешү чараларын билгеләргә кирәк», - дип билгеләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, ул ZOOM режимында киңәшмәгә тоташтырылган иде. Шул ук вакытта Айрат Далезович район җитәкчелегенә, хастаханә хезмәткәрләренә гражданнарның сәламәтлеген һәм тормышын саклауда намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Ахырда аерым уңышларга ирешкән медицина хезмәткәрләрен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International