Ямбулат авылында күп балалы гаиләдә үскән егетнең әтисе фронтта һәлак була, хәтта өенә хат җибәрергә дә өлгерми. Аның уллары Иван һәм Василийга да чират җитщ. 1943 елның гыйнварында чакыру алган Василий 6 ай Мәскәү өлкәсендә сержантлыкка укырга тиеш була. Тик егетләрне тиз арада вагоннарга төяп, Смоленскига озаталар. Юлда эшелон ике немец истребителе белән бомбага тотыла һәм дары да иснәп өлгермәгән солдатларның яртысы һәлак була. Василий иптәшләре белән бергә урманга йөгерә. Исән калганнарын башка частьләргә җибәргәннәр. Ул өченче Белоруссия фронтының танкка каршы 19 нчы дивизиясенең җиденче дивизионына эләгә. 17 яшьлек егет наводчикка пушкадан атучы дошманга кадәр араны, пехотага, танкка каршы снаряд төрен билгели. Әгәр укыган вакытта винтовка өйрәнгән булса, монда пушка белән эшләргә туры килә.
– Немецлар белән тизрәк сугышка керәсе килде. Яшьлек үзенеке алды, патриотизм хисе көчле иде. Өлкәннәр түземле булырга киңәш итте, барысы да алда әле дияләр иде , - дип искә ала Василий бабай. Һәм менә бервакыт кыр кухнясын бомбага тота башлаганнар.
– Мин базга качтым. Аннан иптәшләрем янына траншеяга күчтем. Һәм бу вакытта чокырга снаряд эләкте. Үлемнән санаулы секундлар коткардылар, – ди ветеран. Ул Брест өчен канкойгыч сугышларда, шулай ук Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсбергта катнашкан. Белоруссия, Польшаны узган. Сугышларның берсендә, 1944 елның декабрендә, пуля сул аягының бот өлеше аша уза. Ул бик күп кан югалткан,аягын хәтта ампутацияләргә телиләр. Госпитальдә биш ай дәваланганнан соң, аның кебекләр белән бергә, Көнчыгыш Пруссиянең Хайверт шәһәрендә җыелма пунктка җыйганнар. Тик яңадан сугышка керергә туры килмәгән. Җиңү Көне якынлашкан. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Сугышчан казанышлары өчен"медале белән туган авылына ул 1950 елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соң Горькийдан килгән һәм Буа белән Тәтеш районнары территорияләрендә нефть эзләгән артельгә эшкә урнаша, бораулаучы белгечлеген үзләштерә. Безнең якларда нефть катламының нибары 7 сантиметр гына булуы ачыкланганнан соң, эш туктатылган. Тәҗрибәле бораулаучыны ПМК-123 оешмасына бик теләп эшкә алалар. Эшне биш бармагын кебек белгән, бер генә авариядә ясамаган останы хөрмәт итәләр, башкаларга үрнәк итеп куялар. Дүрт сыйныф белеме булган Василий Александрович җитәкчелегендә институтны тәмамлаучылар да эшләгән. Аларның Иранга, Гыйракка бораулаучылар белән эшләргә бару мөмкинлеге дә булган. Тик алар, Василий Александрович белән бергә эшләп, югары хезмәт хакы алабыз, дип, баш тартканнар. Василий бабайның сугышчан бүләкләренә Почет Билгесе ордены, Халык хуҗалыгы казанышлары Бөтенсоюз күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медальләре дә өстәлгән. Сугыш ветераны инсульт кичергән, төннәрен сугышта яраланган аягы да үзен сиздертә. 2016 елның 25 мартында Василий Александрович вафат булды, әмма аның истәлеге һәрвакыт хәтердә сакланачак.