Буа муниципаль районында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булып китте

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Безнең районга визит барышында ул район башлыгы Ранис Камартдинов белән очрашты.

Район башлыгы очрашудагы беренче фотосурәтләр белән үзенең телеграм-каналында бүлеште.

 «Без Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов белән очраштык.

Очрашу кысаларында ислам, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү  турында фикер алыштык. Шулай ук мәдрәсә бинасында ремонт эшләре алып бару кирәклеге турында да безнең өчен уртак булган мәсьәләне күтәрдек», -  дип язды  Ранис Камартдинов.

Делегация визиты программасында казыйларның Буа мәдрәсәсе шәкертләре һәм Буа районы имамнары белән очрашуы да каралган. Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь үткәрәчәк, җыелганнарның сорауларына җавап бирәчәк. Шулай ук 2020-2021 елда территориясен авария хәлендәге агачлардан һәм куаклардан чистарту буенча зур эшләр башкарылган Татар зиратына бару да планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International