Чит ил гражданнары өчен күчемсез милек белән килешүләрнең аерым тәртибе урнаштырылган.

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр

Килешүне күчемсез милек белән чит ил гражданнары Россия Федерациясендә чит ил инвестицияләрен гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Хөкүмәт комиссиясе рөхсәтләре нигезендә генә гамәлгә ашыра алачак. Бу хактагы Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Шул ук вакытта әлеге Указның гамәлдә булуы Россия Федерациясе Үзәк банкы һәм дәүләт органнары булган килешүләргә кагылмый.

Игътибар итәбез, күчемсез мөлкәт дигәндә “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” 2015 елның 13 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә теркәлергә тиешле җир участоклары, биналар, башка күчемсез милек объектлары да аңлашыла.

Белешмә өчен

Татарстанда 2021 елда чит ил гражданнары тарафыннан күчемсез милеккә 4,2 меңнән артык хокук теркәлгән, шул исәптән 1,6 меңнән артыгы - җир кишәрлекләренә һәм 1,5 мең - биналарга. Барлыгы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында чит ил гражданнарының 27,7 меңнән артык теркәлгән хокуклары турында мәгълүмат бар.

Белешмә өчен

"Россия Федерациясе финанс тотрыклылыгын тәэмин итү буенча икътисадый характердагы өстәмә вакытлы чаралар турында" 01.03.2022 № 81 Указы. 

ММЧ өчен элемтәләр

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 - Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International