Ранис Камартдинов: "Беренче дәрәҗәдәге бурыч - мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын көчәйтү"

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

«Беренче дәрәҗәдәге бурыч - мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын көчәйтү», - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.

Буа районы башлыгы район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре белән мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын көчәйтү зарурлыгы турында киңәшмә үткәрде. ZOM режимындагы киңәшмәгә районның авыл җирлекләре башлыклары кушылды.

Хәзерге шартларда, күп кенә коммуникацияләр интернет аша узганда, куркынычсызлыкка аерым игътибар бирергә кирәк. Серверга хакер һөҗүмнәре саны соңгы вакытта арта.

Мәгълүматларны саклау максатларында:

Автояңартуны сүндереп куегыз

Чит кешеләргә үзегезнең парольләрегезне һәм пин-кодларыгызны хәбәр итмәгез.

Чит тикшерелмәгән туплаучылардан файдалануны чикләгез.

Шикле сылтамаларга күчмәгез,

Файлларның интернет челтәреннән йөкләнешен киметегез.

Кирәкмәгәндә сайтларда үз шәхси мәгълүматларыгызны калдырмагыз.

Шулай ук  белгечләр сезнең IP ны үзгәртә торган VPN программаларын куллану куркынычы турында сөйләделәр, чөнки  бу вакытта сез гаджетка VPN программалары аша кергәндә шәхси мәгълүматлар чит серверларга һәм  хакерлар кулына эләгергә мөмкин.

Үз мәгълүматларыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International