Буа районы кибетләрендә зык-төлек продуктларының булу – булмау мәсьәләсен район башлыгы Ранис Камартдинов үзе тикшерде. Ул бүген шәхси эшмәкәр һәм челтәр кибетләрендә булды. "Товар, шул исәптән шикәр комы, көнбагыш мае, тоз, он белән тәэмин итү даими булды һәм булачак. Буш киштәләр-халыкның ихтыяҗы артуы гына. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, челтәр кибетләре әлеге категория товарларын көн аша кечкенә партияләр белән китерәләр, чөнки аларның продуктларны саклау мөмкинлеге юк. Киштәләр буш тормасын өчен, хәзерге хәлне исәпкә алып, товар җибәрүне арттырачаклар. Челтәр кибетләрендә теге яисә бу азык-төлек сатып алынган булса, зур булмаган сәүдә нокталарында, складларда, сәүдә базаларында продукция бар. Бәяләрнең бераз артуы күзәтелә, әмма кискен арту димәс идем. Шул ук вакытта киштәләрдә теләсә кайсы бәя категориясендәге продукцияне күрергә мөмкин. Бәяләр күтәрелү очракларының барысы да РФ Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан тикшерелә. Бәяләр нигезсез арткан очракта, штраф барлык предприятиенең еллык табышының 10% ын тәшкил итәргә мөмкин", - дип билгеләп үтте район башлыгы.