Буалылар «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне»

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Буа шәһәренең 1 нче мәктәбендә «Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне», мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициативасы белән уздырыла.
Акциядә Буа шәһәре мәктәпләрен тәмамлаучыларның ата-аналары һәм район җитәкчелеге, атап әйткәндә, Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары И.Ф. Еремеев, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакирҗанов Л.Р., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Македонская Н.А., Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Садретдинова Л.Н., Башкарма комитетның эшләр идарәчесе Талипов И.Р. катнаштылар. Акциядә катнашучылар чыгарылыш сыйныф укучылары белән урыннарын алыштырырга һәм имтихан пунктына кергәнче барлык БДИ процедурасын үтәргә мөмкинлек алды.
Акциядә катнашучыларга төрле типтагы имтихан биремнәре турында күзаллау бирә торган база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде.

Белешмә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициаторы булган «Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе 2022 елда алтынчы тапкыр уздырыла. БДИга әзерләнгәндә чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәре генә түгел, ә дөрес психологик халәт, үз көчләренә ышаныч зур әһәмияткә ия. Һәм монда гаилә, ата-аналарның ролен бәяләп бетергесез. Шуңа күрә Рособрнадзор әлеге акцияне ата-аналар үзләре сынау БДИда катнаша алсын, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән таныша алсын һәм аларны үз балаларына аңлатсын өчен гамәлгә ашырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International