Җырлый-җырлый дәвалый

2013 елның 14 июне, җомга
Таң белән авыруның хәле начар, дип шалтыраттылар. Күз ачып йомганчы киенеп, медицина кирәк-яраклары шыплап тутырылган букчасын тотып, ярдәмгә мохтаҗ авылдашы янына  чыгып китте – Бикмураз фельдшерлык-акушерлык пункты  мөдире Нурдания Низамова 36 ел буена  шундыйрак режимда яшәде.
Ул чакта төне буе буран уйнады. Фельдшер авыл тынлыгын бозып, телефоннан  хастаның хәлен сорый-сорый чапты. Шулчак көрткә кереп батканын сизми дә калды.  Сумка да юкка чыкты, үзе дә “төпкә” утырды. Тотынып чыгарга әйбер дә юк, ичмаса. Нурдания авыру янына соңга калудан куркып, куллары белән кар өемен ера-ера үзен чакырган өйгә барды.  Шөкер, өлгерде, укол ясагач, авыруның хәле җиңе-ләеп китте. 
- Ярдәм көтеп тилмергән кешенең синең кулларыңнан рәтләнеп китүен күрүдән дә рәхәт нәрсә бармы икән? Минем өчен иң зур бәхет бу, - ди Нурдания Низамова.
Фельдшер-акушер һөнә-рен сайлавына гомердә дә үкенмәде ул. Кечкенә-                дән  дус кызларына укол ясыйм, дип бәйләнә иде. Бикмураз күлендәге бакаларга “операция ясаганы” да булды. Мондый “әзер табиб”, билгеле, туп-туры медицина училищесына укырга керде.  
Хәер, аның башка һөнәр-ләре дә бар иде. Әтисе бүләк иткән гармунда уйнап, күпме авылдашларын биетте.  Кушылып җырлап та җибәрсә тагын! Шундый кичләрнең берсендә авылның чибәр егете Рафаэльны үзенә гашыйк итте дә ул. Айлы  кичтә вәгъдә бирешүләр, авылны шаулатып туй үткәрү, бер-бер артлы өч бала... Декрет ялында да тыныч кына утырмады ул.  20 көнлек сабыен каенанасы Банат апага калдырып, бер хатын-кызга бала тудырырга булышты.  Ә егерме елдан соң үзе дөньяга килергә ярдәм иткән кызның туе түрендә “кендек әбисе” булып утырырга туры килде. 
Нурдания күбрәк эшләгән, яшәгән саен шуны аңлады: аңа – авылдашлары, ул авылдашларына кирәк. Әнә, фельдшерлык-акушерлык пунктына  илтүче юл өстендә яшәгән Гөлсем апа Шәйдуллина ничә кыш рәттән тәрәзәсенең икенче катын куйдырмады. Йөрәге еш кына чыгымчылаган апа эшкә баручы Нурданияне тәрәзә кагып кына чакыра иде. Фельдшер кан басымын үлчи, даруын эчерә,  ягымлы йөзе, тәм-ле сүзе белән дәвалый. Әбинең соңгы көннәренә кадәр шулай булды.
Нурдания Низамова шушы көннәрдә  гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтсә дә,  һич кенә дә төшенкелеккә бирелми, һаман актив. Авылда да, районда да бер генә концерт та ансыз  узмый.  Күптән түгел “ТНВ” каналында күрсәтелүче “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнашып, моңлы тавышы белән  күпләрне әсир итте. Менә шундый, кешеләрне дәвалау өчен яратылган җырлы-моңлы сандугач ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International