«Демография» милли проекты кысаларында Буада «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты тормышка ашырыла.

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проекты кысаларында 2021 елдан бирле «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты тормышка ашырыла, аның юнәлешләренең берсе-аерым категорияләрдәге гражданнарга һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру.

2022 елда әлеге программада түбәндәге категория гражданнар укый алачак::

50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар,

3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар;

хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 0 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;

35 яшькә кадәрге, категорияләргә караган яшьләр :

чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 һәм аннан да күбрәк ай эчендә эшкә урнашмаган гражданнар;

белем турында документ (квалификация) алганнан соң 4 һәм аннан да күбрәк ай эчендә эшкә урнашмаган гражданнар;

урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм югары уку йортларында, техникумнарда яки колледжларда белем алмаган гражданнар;

эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнар (оешма ликвидациясе яки штат кыскаруы яки оешма хезмәткәрләре саны кимүгә бәйле);

агымдагы елда урта һөнәри белем учреждениеләрендә яки югары уку йортларында укуларын тәмамлаучы, эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән, алар өчен алган һөнәре (белгечлеге) буенча туры килә торган эш булмаган гражданнар.

Программада катнашу өчен, «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформа шәхси кабинеты аша уку узу турында гариза бирергә кирәк.

Гариза биргәндә укыту программасын һәм белем бирү оешмасын сайлап алу башкарыла. Шуннан соң шәхси эшмәкәр, крестьян (фермер) хуҗалыгы, юридик зат буларак эшкә урнаштыру яки теркәлүне күздә тоткан өч яклы яки ике яклы килешү төзергә яки «һөнәри керемгә салым » дигән махсус салым режимын куллана башларга кирәк.

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт гражданнарны укыту буенча чараларны тормышка ашыру өчен җаваплы өч оешма билгеләде:

«Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) » АКБО;

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮБ ФДБМУ;

Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты.

Федераль программаның төп максаты-гражданнарга булган белемнәрен, компетенцияләрен һәм күнекмәләрен үстерүдә ярдәм итү.

Якын арада «Россиядә эш» порталында укуга гариза бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Гражданнарга төбәк хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, шул исәптән дистанцион технологияләр кулланып гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларының зур исемлеге белән танышырга мөмкин булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International