17 мартта Буа районы эшкуарлык эшчәнлеген уңышлы гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Буа районында 984 эшмәкәр, 100 дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалыклар исәпләнә. Без үз тормышларында эш табып кына калмыйча, авылдашларын эш урыннары белән тәэмин иткән җитештерүчеләребез белән горурланабыз.
Эшмәкәрләргә бай авылларның берсе- Исәк авылы. Биредә терлекчелек, кошчылык, бакчачылыкны үстерәләр, шулай ук агымдагы елда тегү фабрикасы эшли башлады. Авыл хатын-кызлары ихтыяҗ зур булган капчыкларны тегәләр. Хәзер аларның 2 төрен, керамзит һәм азык-төлек продуктлары өчен тегәләр, алга таба шикәр комы өчен капчыклар тегә башларга планлаштыралар. “Тегү цехының киләчәге бар һәм алга таба эшләнмәләргә ихтыяҗ югарырак һәм ассортименты да күбрәк булачагына ышанам", - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Катнашучылар Җәмил Дәүләтшин бакчаларында үсә торган алмаларны бәяләделәр. Берничә ел элек Дәүләтшиннар гаиләсе башкаладан туган авылына әйләнеп кайта һәм алмагач бакчасын яңарта. Хыялларын тормышка ашырырга авыл хуҗалыгы министрлыгы гранты ярдәм итте. Җәй көне аларның плантацияләрендә бакча җиләге һәм кура җиләге өлгереп килә, көзен алма бакчасы җиләк-җимеш бирә. Фермер уңышны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сата.
Атлар үрчетүгә Раил Хисамов кереште. Фермер шулай ук Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә зур ихтыяҗга ия ат ите продукциясен сата.
Буа районы эшкуарларына, фермерларына үзләрен дә, якташларын да эш һәм табигый товарлар белән тәэмин итә дип ышанып әйтергә була. Моңа район кунаклары да үзләре инанды.